Татарстанда маркетплейсларда сатучы урта һәм кече эшмәкәрләр саны 37 процентка арткан

Ярты ел эчендә Татарстанда маркетплейслар аша сату итүче урта һәм кече эшмәкәрләр саны 37 процентка арткан.

Шушы вакыт эчендә алар 25 миллиард сум табыш алган. Чагыштыру өчен: узган ел интернет сату мәйданчыкларыннан ел дәвамында шундый табыш алынган булган. Татарстан Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрид Гәбделганиев сүзләренә караганда, ел азагына кадәр маркетплейслардан алынган табыш күләме 50 миллиард сумга кадәр җитәр дип көтелә.

- Татарстан интернет сәүдәнең активлыгы буенча алдынгы Идел буе төбәкләре рәтенә чыкты. Интернет сәүдә бүгенге катлаулы шартларда да үсүен дәвам итә. Белгечләр быел маркетплейслардагы заказлар саны 63 процентка артып, 2,8 миллиард товар берәмлеге тәшкил итәр дип фаразлый, - дип сөйләде ул журналистлар белән очрашуда.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре