Газетага язылу

Татарстанда маркировкаланырга тиеш булмаган һөнәрчелек продукциясе исемлеге расланды

Татарстанда һөнәрчелек эшчәнлеге субъектларының мәҗбүри рәвештә идентификация чаралары белән маркировкаланырга тиеш булмаган хезмәт продуктлары исемлеген расладылар. Республика Министрлар Кабинетының тиешле карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Маркировкадан азат ителгән һөнәрчеләр ясаган әйберләр исемлегенә беренче чиратта төрле кием-салым әйберләре кертелгән. Сүз, аерым алганда, табигый яки композицион күннән (эшен дә кертеп) тегелгән кием, трикотаж блузкалар һәм блузоннар, пальто, ярымпальто, накидкалар, плащлар, курткалар (шул исәптән чаңгы курткалары), ветровкалар, штормовкалар, ир-атлар трикотаж күлмәкләре, ясалма мехтан һәм фетрдан тегелгән өске кием, тукылмаган материаллар һ.б. турында сүз бара.

Моннан тыш, исемлеккә ир-атлар күлмәкләре, хатын-кызлар блузкалары һәм блузоннар, шәлләр, шарфлар, кашне, мантилья, вуальләр, галстуклар, күбәләк галстуклар һәм яулыклар, спорт һәм чаңгы костюмнары (трикотажны да кертеп), пиджаклар, блайзерлар, чалбарлар, комбинезоннар, бриджилар, жакетлар, күлмәкләр, итәкләр һәм чалбар-итәкләр (трикотажны да кертеп), свитерлар, пуловерлар, кардиганнар һәм жилетлар керә.

Моннан тыш, исемлеккә майкалар, фуфайкалар, кальсоннар, эчке киемнәр, пижамалар, өй халатлары, комбинацияләр, эчке итәкләр, чалбарлар, пеньюарлар, эчке күлмәкләр, балалар киемнәре, су коену костюмнары, колготкалар, оеклар, гольфлар, оекбашлар, перчаткалар, бияләйләр, бюстгальтерлар, билбаулар, корсетлар, подтяжкалар һәм подвязкалар, гетрлар, эшләпәләр һәм башка баш киемнәре кергән.

Һөнәрчеләргә шулай ук урын-җир, ашханә, бәдрәф һәм аш бүлмәсе өчен, аяк киеме товарларын маркировкаларга кирәкми.

Карарның үтәлешен контрольдә тоту ТР Икътисад министрлыгына йөкләнгән, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре