Алексеевск районында иномарка мотоциклга килеп бәрелгән. Мотоциклчы һәлак булган.
“Татар-информ” аварияне үз күзләре белән күрүчеләрнең сүзләренә таянып язганча, Алексеевск бистәсенең Алексеевск урамында "Mitsubishi” мотоциклны бәрдергән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, иномарка аңа юл бирмәгән.
 Авариядә 41 яшьлек ир-атның гомере өзелгән. Автоинспекторлар фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез