Газетага язылу

Татарстанда машина йөртү таныклыгын автомат рәвештә озайту гамәлдән чыкты

2026 елның 1 гыйнварыннан Россиядә машина йөртү таныклыгын автомат рәвештә озайту гамәлдә булудан туктады. Хәзер ул документта күрсәтелгән датага кадәр генә гамәлдә санала һәм әлеге дата килеп җиткәннән соң таныклык үз көчен югалта, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Машина йөртү таныклыгының гамәлдә булу вакыты

Машина йөртү таныклыгының гамәлдә булу вакыты ун ел тәшкил итә. Әмма COVID-19 пандемиясе вакытында РФ Хөкүмәте вакытлы чара кертте – срогы 2022 елның 1 гыйнварыннан 2025 елның 31 декабренә кадәр тәмамлана торган таныклыкларны автомат рәвештә өч елга озайту мөмкинлеге барлыкка килде.

Таныклыгы гамәлдән чыккан автомобиль белән идарә иткән өчен җаваплылык

Әгәр кеше машина йөртү таныклыгы гамәлдән чыккан транспорт чарасы белән идарә итсә, аңа 5-15 мең сум күләмендә административ штраф яный. Шул ук вакытта, документның гамәлдә булу вакыты кайчан чыгуы мөһим түгел. Әйтик, таныклык 2026 елның 1 гыйнварыннан гамәлдән чыкса, штраф 2 гыйнвардан ук билгеләнергә мөмкин.

Шул ук вакытта, әгәр машина йөртүче таныклыкны алыштырган вакытка кадәр рульгә утырмаса, ә срогы чыккан документ өйдә сакланса, аңа карата бернинди санкцияләр дә кулланылмый.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре