Татарстанда машина йөртүче һәлак булган, пассажир хастаханәгә озатылган

Бүген Минзәлә районында юл-транспорт һәлакәте булган. BMW автомобиле йөртүчесе идарәне югалткан, нәтиҗәдә машина кюветка очкан, дип хәбәр иттеләр Татарстанның ГАИда.

Алынган җәрәхәтләрдән машина йөртүче һәлакәт урынында үлгән. Автомобиль пассажирын җәрәхәтләре белән Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китергәннәр.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе авария факты буенча тикшерү үткәрә, килеп чыккан хәлнең барлык шартлары ачыклана. Ведомство йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеге турында искә төшерә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре