Бу вакыт эчендә барлыгы 45 шундый авария булган, 75 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Мондый очраклар санын киметү өчен Татарстанда бүген «каршы полоса» профилактик акциясе старт алды, аның барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны аулаячаклар.
ГАИда билгеләп үтүләренчә, беренче тапкыр каршы полосага чыккан өчен 7,5 мең сум штраф яки ярты елга кадәр вакытка машина йөртү хокукларыннан мәхрүм итү каралган. Кабат бозган очракта машина йөртүчеләрне бер елга хокукларыннан мәхрүм итәчәкләр.
"Юлда куркыныч маневрлар ясамагыз, һава торышын һәм юл шартларын исәпкә алыгыз. Исегездә тотыгыз: берничә минут экономияләү кеше гомеренә тормый", - дип өндәделәр ТР Дәүләт автинспекциясендә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез