Газетага язылу

Татарстанда МАХ аша “больничный”ның ничек озайтылачагы турында аңлаттылар

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында МАХ мессенджеры аша “больничыный”ның ничек озайтылачагы турында сөйләделәр.

Сырхауның да, табибның да вакытын янга калдырып, медицина учреждениесе сукмагын азрак таптау мөмкинлеге бирәчәк бу. Беренче тапкыр табибка күренгәндә, сырхауга, алга таба берлектә эшләү өчен, кушымтадан файдалану тәкъдим ителәчәк. Сырхау ризалык бирсә, табиб аның телефонын номерын язып калачак. Телемедицина чараларын куллану мөмкинлеге турында карарны табиб үзе хәл итәчәк. Дәваланганнан соң сырхауга, вакытын күрсәтеп, телемедицина консультациясенә сылтама җибәреләчәк. Видео аша шалтырату вакытында табиб мессенджерның компьютердагы версиясендә эшләп, мәгълүматларны системага кертәчәк.

Сырхауның хәле канәгатьләнерлек булса, “больничный”ны ябу өчен аңа поликлиникага килеп торырга кирәк булмаячак. Электрон документ кәгазьдәгесе кебек үк бер үк төрле юридик көчкә ия булачак.

Министрлыкта билгеләп үтелгәнчә, яңа функциянең үз чикләүләре бар. Шуңа күрә, өстәмә тикшеренүләр таләп ителсә, сырхау медицина оешмасына үзе килергә тиеш булачак.

“Бүгенге теле медицина мөмкинлекләре безгә медицина ярдәмен күрсәтүдә зур уңайлылыклар тудыра. Аеруча авылларда яшәүчеләр өчен уңайлы булачак бу. Сырхауга поликлиникага, амбулатория яки фельдшер-акушерлык пунктына барып йөрмәскә дә мөмкин булачак. Смартфонына МАХ мессенджерын урнаштырып, телемедицина консультациясен үткәрүгә ризалык бирсә, шул җитә. Яңа функциягә ихтыяҗның зур булачагына ышанам!” – дип билгеләп үткән сәламәтлексаклау министры Альмир Абашев.

Исегезгә төшерәбез: МАХ мессенджеры аша ноябрьдә кертелгән “Здравоохранение Республики Татарстан” боты ярдәмендә табибка язылырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре