Газетага язылу

Татарстанда MAX мессенджерын 1,5 миллионнан артык кеше куллана

МAX мессенджеры белән Татарстанда миллион ярымнан артык кеше файдалана.

 Бу хакта ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов Республика Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

«Бүген Татарстан Республикасының барлык интернет-аудиториясенең 50 проценттан артыгы МАХны ай саен актив куллана. 1,5 миллионнан артык кулланучы – Татарстаннан», - дип саннар китерде Габдрахманов.

Мессенджерга «ТР Дәүләт хезмәтләре» мультисервисы кертелгән. Ул штрафлар, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре, элемтә, салымнар һәм дәүләт пошлиналарын түләүне, 120 дәүләт хезмәте буенча гариза бирүне, Транспорт һәм мәгариф карталарын, «Халык контроле»н берләштерә.

«Болар барысы да хәзер шулай ук МАХта бар. Теләсәгез, МАХтан башка бернинди кушымталарны да күчереп алмаска мөмкин, чөнки анда барысы да бар», - дип саный министр урынбасары.

МАХтагы «ТР Дәүләт хезмәтләре» мультисервисы аша транзакцияләр суммасы 9,349 млн сумнан артып китте. Сервиска ай саен 100 меңнән артык тапкыр мөрәҗәгать итәләр. Кулланучылар саны – 20 меңнән артык, диде ТР цифрлар министрлыгы вәкиле.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре