Татарстанда махсус корпуска контрактчыларны сайлап ала башладылар

Татарстанда Африка корпусында контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләрне җыя башладылар. Бу хакта Казанда контаркт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты җитәкчесе Андрей Козлов хәбәр итте.

“Бу – үзенчәлекле вакыйга. Татарстан Россия Оборона министрлыгы тарафыннан 2023 елда оешкан махсус бүлекчәгә хәрбиләр сайлап ала башлый. Әлеге эш республиканың ике шәһәрендә – Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә алып барылачак”, – диде ул.

Андрей Козлов сүзләренә караганда, СВО зонасындагы бүлекчәләр белән беррәттән, Африка корпусы да махсус бурыч башкара. “Сайлап алуга таләпләр бик катгый – яшькә бәйле чикләү 45 яшьне, кытлык зур булган белгечлекләргә – 55 яшьне тәшкил итә. Сәламәтлеккә бәйле яраклылык категориясе югары булырга, шулай ук, эссегә чыдамлылык та кирәк. Африка корпусында хезмәт итү өчен өч айга кадәр дәвам иткән укулар оештырыла. Шуннан соң гына кандидат чит илгә коммандировкага китәчәк”, – диде “Батыр” контракт буенча хезмәткә сайлап алу пункты җитәкчесе.

Танкист, мотоукчы, пилотсыз очу аппаратлары операторы кебек белгечлекләр буенча кандидатларга аерым игътибар биреләчәк. Африка корпусына фарсы, гарәп, фарнцуз һәм инглиз телләреннән тәрҗемәчеләр дә кирәк. Биредә хезмәт итүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга тиешле барлык түләүләрне (2,5 миллион сумга кадәр акча) алачак. Айлык акчалата түләү 250 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Әлеге сумма федераль, төбәк һәм җирле түләүләрдән тупланачак:
– Татарстаннан – 2,1 миллион сум;
– Россия Оборона министрлыгыннан – 400 мең сум.

Африка корпусында хезмәт итүчеләр статуслары буенча да СВОда катнашучыларга тиңләштереләчәк. Алар шул ук социаль түләүләр һәм ташламалардан файдаланчак. Контракт бер елдан башлап төзелә.

Россия Кораллы көчләре сафында контракт буенча хезмәт итү шартлары, тиешле түләүләр һәм ташламалар турында тулырак мәгълүмат белән heroes-tatarstan.ru сайтында танышырга яки 117 телефон номеры аша белешергә мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре