Татарстанда махсус операция ветераннары өчен тернәкләндерү үзәге ачылырга мөмкин. Бу хакта Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты, икътисади сәясәт буенча дәүләт комитеты рәисе Максим Топилин әйтте, дип яза "Татар-информ".
Максим Топилинның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, федераль программа кысаларында Пенсия һәм социаль иминият фонды гаризалар кабул итә. Татарстаннан дүрт объект тәкъдим ителгән, аларның берсе махсус операциядән кайткан ветераннар өчен тернәкләндерү үзәге булырга мөмкин.
Үзәкне урнаштыру өчен сайланган бина дәүләт хисабына төзекләндереләчәк. Хәзерге вакытта исемлектә «Прикамнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең элеккеге медицина-санитария часте биналары комплексы, Алексеевск районы мәктәп-комплексы, Кама балалар медицина үзәге һәм «Лилия» шифаханәсенең милек комплексы бар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез