Татарстанда моның өчен атна буена файдалы һәм мөһим чаралар планлаштырылган:
- бүген ТИСБИ (Татарстан бизнеска ярдәм итү институты) студентлары белән патриотизм һәм хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итү турында очрашу уза;
- 18 ноябрьдә Казан хәрби госпиталенә бару һәм яраланган хәрбиләргә бүләкләр тапшыру планлаштырыла;
- 19 ноябрьдә Әлмәткә бару һәм махсус хәрби операция катнашучыларының гаиләләренә юридик һәм психологик ярдәм күрсәтү көтелә;
- 20 ноябрьдә хәрбиләргә гуманитар йөк җибәреләчәк;
- 21 ноябрьдә белгечләр түгәрәк өстәлдә хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар өчен иң яхшы ярдәм чаралары турында фикер алышачак;
- 22 ноябрьдә «Правомобиль КСВО» проекты эшләячәк – юристлар гаиләләргә бушлай консультация үткәрәчәк;
- 23 ноябрьдә «Йөрәктән йөрәккә» дип аталган йомгаклау чарасы узачак һәм патриотик спектакль күрсәтеләчәк.
«Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты — ул ярдәмгә мохтаҗларга булышу өчен көч һәм мөмкинлекләр табучы зур йөрәкле хатын-кызлар һәм ир-атлар. Без юридик, социаль, психологик ярдәм күрсәтәбез, мәдәни һәм патриотик чаралар оештырырга булышабыз. Безнең төп максат – ирләребез, улларыбыз һәм абыйларыбыз гаиләләре өчен тыныч булсын өчен барысын да эшләү. Алар якыннарының кыенлыклар белән ялгыз калмаячагын белергә тиеш», - дип сөйләде Татарстан Республикасының «Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты» җитәкчесе Ангелина Галимова.
Ул оешма эшли башлаганнан бирле фронтка 150 тоннадан артык гуманитар йөк: машиналар, дроннар, медикаментлар, азык-төлек продуктлары һәм көнкүреш кирәк-яраклары җибәрелде, дип сөйләде. Штаб барлыкка килүгә алгы сызыктагы хәрбиләр өчен коры душ ясау, маскировка челтәрләре үрү, тулысынча табигый витаминлы чәй ясау эше оештырылган.
«Барысына да берьюлы ярдәм итү мөмкин түгел, шуңа күрә без беренче чиратта мөрәҗәгатьләр килгән бүлекчәләргә ярдәм итәбез. Беренче кирәк-ярак әйберләр, махсус элемтә чаралары җибәрәбез», – дип өстәде Галимова.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез