Татарстанда агымдагы елның тугыз аенда ОМС (мәҗбүри медицина иминияте) акчалары хисабына 1,9 меңнән артык махсус хәрби операция ветеранына медицина ярдәме күрсәтелгән. Бу максатларга 53,4 миллион сум акча юнәлтелгән. Бу хакта ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында ТР мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды директоры Алсу Мифтахова хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
«Махсус хәрби операция ветераннарын тәүлек әйләнәсе эшли торган стационар шартларында дәвалауга чыгымнар 26,4 миллион сум, амбулатор ярдәмгә 15,6 миллион сум, көндезге стационарда дәвалауга 7 миллион сум тәшкил итте. Медицина реабилитациясенә гомуми чыгымнар 3,9 миллион сум булды», – дип сөйләде ул.
Хәрби хәрәкәтләр ветераннарының мәҗбүри медицина иминияте буенча ала торган медицина ярдәме белән канәгатьлеген бәяләү бурычы йөкләнде, дип билгеләп үтте Мифтахова. Сораштыруда амбулатор шартларда дәваланган 593 ветеран катнашкан.
«Сораштырылучыларның 89 проценты күрсәтелгән медицина ярдәме белән канәгать. Шулай да ветераннарны табибларга язылу вакыты, табибларның диагноз һәм дәвалау планы турындагы аңлатмалары, тернәкләндерүне көтү һәм үткәрү сроклары, дару препаратлары белән тәэмин итү канәгатьләндермәгән берничә очрак бар», – дип ассызыклады фонд директоры.
Моннан тыш, респондентларның 36 проценты поликлиниканың медицина ярдәме алырга ярдәм итәргә тиешле хезмәткәрен белмәве турында әйткән.
Утырышта депутатлар шулай ук ТР мәҗбүри медицина иминияте территориаль фондының бюджеты проектын карады. Аның керемнәре киләсе елга 100,1 миллиард сум, 2027 елга 107 миллиард сум, 2028 елга 111,8 миллиард сум күләмендә планлаштырылган.
Якындагы өч елга фондның бюджеты дефицитсыз итеп формалаштырылган.
2026 елга һәм 2027/2028 елгы планлы чорга бюджет турындагы закон проекты ТР Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта каралачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез