Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларны машинага салымнан азат итмәкчеләр

Закон проекты аларны салым акчасын түләүдән коткарачак.

Татарстан Дәүләт Советына махсус хәрби операциядә катнашучыларны җиңел машинага салым түләүдән азат итүне күздә тоткан закон проекты кертелгән. Ташламаны хәрбинең бер якынына тапшыру мөмкинлеге дә каралган. Документка аңлатма язуында әйтелгәнчә, “гаилә әгъзалары” төшенчәсе хәрбинең хатынын (ире), пенсия яшендәге ата-анасын, шулай ук көндез укучы 23 яшькә кадәрге балаларын аңлата.

Проект хәрбиләр һәм аларның якыннарының чыгымнарын киметүгә юнәлдерелгән. Проект авторы Руслан Йосыпов фикеренчә, мондый чара якыннары махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләләр өчен мөһим ярдәмгә әйләнәчәк.

Закон кабул ителгән очракта, хәрбиләрне социаль яклау буенча тагын бер адым ясалачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина махсус хәрби операция Россия Герое Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные "герой россии" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции лисичанс Махсус хәрби операци

Көн хәбәре