Татарстанстат мәгълүматлары буенча, мебель – 10,1, металлургиядә җитештерү – 8,5, агачтан эшләнмәләр җитештерү, шул исәптән агач эшкәртү 5,4 процентка арткан.
Шул ук вакытта бу чорда машиналар һәм җиһазларны ремонтлау күләме – 45 процентка, дару җитештерү – 31,1, башка минераль продукция эшләп чыгару 19,6 процентка кимегән. Моннан тыш химик матдәләр һәм продуктлар җитештерү – 18,4 процентка, резина һәм пластмасса – 18,3, текстиль – 17,2, компьютер – 12,8, эчемлекләр – 8,5, кәгазь – 2,4, азык-төлек продуктлары җитештерү 0,1 процентка азайган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез