Дәүләт Думасы медицина вузларында бюджет акчасына укыган яшь белгечләрне дәүләт хастаханәләре һәм поликлиникаларында мәҗбүри төстә өч ел эшләтү турында закон проектын беренче укылышта хуплаган. Медицина вузларында барлык бюджет урыннарын максатчан итү күздә тотыла. Укуын тәмамлаганнан соң дәүләт оешмасына эшкә керүдән баш тартучылар исә уку бәясен өч тапкыр арттырып түләргә тиеш булачак.
Закон проекты дәүләт медицина оешмаларында кадрлар кытлыгын (белгечләр 40 проценка кадәр җитми) хәл итәргә тиеш. Статистика мәгълүматлары буенча, вузларны тәмамлаучыларның – 35 проценты һәм көллиятне тәмамлаучыларның 40 проценты дәүләт медицина оешмаларында эшләүдән баш тарта.
Документ төрле фикерләр уяткан. Кайберәүләр бу яңалыкның абитуриентларны куркытачагыннан шикләнә. Шәхси клиникалар вәкилләре кадрлар мәсьәләсен хәл итү зарурилыгын аңлый, шул ук вакытта тәҗрибәсез яшь белгечләрнең бик сирәк кенә үзләренә килүен искәртә.
Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты башлыгы Сергей Леонов басым ясап әйткәнчә, закон проекты мәҗбүри эшләтү турында түгел, бәлки эшкә урнашуны гарантияләү турында. Максатчан юлламалар белән укырга керүчеләр арасында аерым конкурс үткәрү күздә тотыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез