Татарстанда медицина хезмәткәрләре окладын 3 мең сумга арттырганнар

Татарстанда медицина хезмәткәрләренең окладлары арттырылган. Министрлар Кабинетының тиешле карары нигезендә, айлык уртача өстәмә 3 мең сум чамасы тәшкил итә.

Шулай итеп, хәзер санитар кебек кече медицина персоналы 23,2 мең сум урынына 25,6 мең сум алачак. Шәфкать туташлары, фельдшер һәм фармацевтлар оклады 25,2 меңнән 27,7 мең сумга җитәчәк. Акушер, теш табиблары һәм медицина технологлары 28,5 мең сум (25,9 мең сум булган) алачак.

Участок терапевтлары һәм педиатрларның кереме 30 меңнән 33 мең сумга кадәр арттырыла. Анестезиологлар, патологоанатом һәм суд-медицина экспертлары оклады 31,4 меңнән 34,6 мең сумга кадәр күтәрелә. Бүлек мөдирләре 33,1 мең сум урынына 36,7 мең сум, хирургия бүлеге мөдирләре – 38,2 мең сум алачак.
Шулай ук физкультура инструкторлары, социаль хезмәткәрләр һәм медицина психологларының да окладлары арта.

Сүз уңаеннан, хезмәт хакларын арттыру “Кадрлар” илкүләм (милли) проекты максатларына туры килә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре