Контракт, пилотсыз системалар гаскәрләрендәге кебек үк, махсус шартларда төзелә: автомат рәвештә озайтылмаячак, бары тик медицина хәрби вазыйфаларын башкару гына күздә тотыла. Хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
“Пилотсыз системалар гаскәрләреннән аермалы буларак, берничә ай дәвамында укыту-өйрәтү генә булмаячак. Медиклар – квалификацияле белгечләр чөнки. Контракт төзегәннән соң аларга да барлык түләүләр һәм ташламалар каралган”, – дип билгеләп үткән Егор Горячев.
Исегезгә төшерәбез: 1 гыйнвардан Татарстанда Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүче гражданнарга бер тапкыр түләүне 2,9 млн сумга кадәр җиткерделәр. Илдә – иң югары түләүләрнең берсе, ә Идел буе федераль округында –бөтенләй дә иң зур түләү бу. Ул ике өлештән тора: Татарстан бюджетыннан 2,5 млн сум бирелә, 400 мең сумы – министрлыктан җибәрелә. Сүз уңаеннан, бүген Татарстанда СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен 3 меңгә якын ярдәм чарасы күрсәтелеп килә.
Моннан тыш, Татарстанда контракт буенча пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итәргә теләүчеләрне җыялар.
Хәрби хезмәт буенча Татарстанда контрактка кул куярга теләүчеләр өчен, шул исәптән пилотсыз системалар гаскәрләрендә теләүчеләр өчен, 117 хезмәте “Кайнар линия” ачкан. Аңа эләгү өчен 117 номерына шалтыратып, 4 нче төймәгә басарга кирәк. Әгәр кандидат беренче карашка пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү өчен яраклы дип табылса, аның белән элемтәгә керү өчен тиешле мәгълүматларны сайлап алу пунктындагы белгечкә тапшырачаклар.
Яңа гаскәрләрнең хәрбиләре, “Герань”нән алып, “Странник” чылбырлы тәгәрмәчле дроннар һәм экипажсыз катерларга кадәр – пилотсыз очучы, йөзүче яки хәрәкәтләнүче барлык җайланмалар белән идарә итәчәк.
Пилотсыз системалар гаскәрләрендә контракт буенча хезмәт итү шартлары гадәтиеннән аерыла. Хезмәт итү срогы, контракт азагына кадәр хәрби хәрәкәтләр төгәлләнмәгән очракта да, автомат рәвештә озайтылмый. Хезмәт итүнең минималь вакыты – 1 ел. Хәрбиләр башка хезмәтләргә күчерелми, Татарстан белән күрше төбәкләрдә пилотсыз системалар белән идарә итүгә өйрәтелә.
Татарстан Республикасында РФ Оборона министрлыгы белән контрактка кул кую, өстәмә премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк мәгълүматларны сайттан (heroes-tatarstan.ru) табарга, шулай ук контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1 нче разрядлы) түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; тел. (843) 221 44 52. Башка төбәкләрдә яшәүчеләргә 8 800 222 59 00 яки кол-үзәкнең төбәкара номеры (117) буенча шалтыратырга кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез