Газетага язылу

Татарстанда меңнән артык сайлау участогында гриппка каршы вакцинация ясатырга мөмкин

Татарстандагы сайлау участокларында 1053 гриппка каршы вакцинация пункты урнаштырылган.

Аларда 836 медицина бригадасы кизү тора. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, сайлаулар 18-20 сентябрьдә 8:00 дән 20:00 гә кадәр уза. Татарстанда яшәүче һәркемнең сайлауга килгәч профилактик прививка ясату мөмкинлеге дә бар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре