Татарстанда икътисадның ун тармагында эшләү өчен патент нигезендә эшләүче чит ил гражданнарын җәлеп итүне тыйдылар.
Тиешле тыю агымдагы ел ахырына кадәр гамәлдә булачак. Бу хактагы указны Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Чаралар икътисадый эшчәнлекнең 10 төренә кагылачак:
- куркыныч йөкләрне ташу;
- таксилар һәм арендага алынган автомобильләрне йөртүче белән яллау;
- финанс хезмәтләре күрсәтү (иминиятләштерү һәм пенсия белән тәэмин итү хезмәтләреннән тыш);
- иминиятләштерү, яңадан иминиятләштерү,
- дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары эшчәнлеге (мәҗбүри социаль тәэмин итүдән тыш);
- финанс хезмәтләре күрсәтү һәм иминиятләштерү өлкәсендәге ярдәмче эшчәнлек;
- хокук һәм бухгалтерлык исәбе өлкәсендәге эшчәнлек;
- ветеринария;
- сак хезмәтләре, шул исәптән шәхси хезмәтләр;
- комарлы уеннар оештыру һәм уздыру, пари төзү, лотереяләр оештыру һәм уздыру;
-компьютерларны, шәхси куллану һәм хуҗалык-көнкүреш әйберләрен ремонтлау.
Компанияләр һәм оешмалар указ үз көченә кергәннән соң, өч ай эчендә штатларын аңа туры китерергә тиеш.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез