Газетага язылу

Татарстанда мигрантларны таксида эшләтмәскә тәкъдим иттеләр

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы Татарстанда таксида һәм эшчәнлекнең кайбер башка өлкәләрендә чит ил кешеләрен эшләтмәскә тәкъдим иткән.

Федераль ведомство бу җәһәттән Россия Хөкүмәте карарын әзерләгән, дип яза “Республика Татарстан”.

Чикләүләр шулай ук финанс һәм иминият эшчәнлегенә, ветеринария, сак хезмәтләренә, хәтәр йөкләр ташуга һәм компьютерлар төзәтүгә кагыла. Илнең тагын 9 төбәгендә шундый чаралар кертү күздә тотыла. Әмма чикләү вакытлыча яшәүгә рөхсәт алучыларга, шулай ук югары квалификацияле белгечләргә кагылмый.

Басма хәбәрчесенә Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан аңлатып үтелгәнчә, яңа чикләүләр республикада яшәүчеләр һәм бизнес өчен гамәлдәге шартларны үзгәртмәячәк. Югарыда телгә алынып үтелгән өлкәләрдә Татарстанда 2025 елдан бирле чит илдән килүчеләргә патент нигезендә эшләү тыелган.

“Биредә сүз өстәмә яңа тыюлар кертү планнары турында бармый. Тәкъдим ителгән норма 2025 елдан бирле республикада гамәлдә булып килүче чикләүләрне озайтуга юнәлдерелгән. Төп үзгәреш юридик якны гына күздә тота. Хәзерге вакытта бу чаралар республика законы нигезендә җайга салынса, киләчәктә аларны федераль дәрәҗәдә билгеләү планлаштырыла. Республикада яшәүчеләр өчен һәм бизнес өчен шартлар элеккечә кала”, – дип билгеләп үткәннәр министрлыкта.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре