Узган ел “Алдынгылар хәрәкәте”нең Татарстандагы бүлеге Scratch DJ School белән берлектә үсмерләр һәм яшьләрне диджей булырга өйрәтә башлаган иде. Бушлай дәресләрдә катнашучылар үзләре иҗат иткән көйләрне “БиЮ” дип аталган дискотекаларда тәкъдим итте. Әлеге чаралар быел да дәвам итәчәк.
Бу хакта Татарстан Рәисе ярдәмчесе, “Алдынгылар хәрәкәте”нең республикадагы җитәкчесе Тимур Сөләйманов Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте. “Узган ел дәвамында гына да Татарстанның шәһәр һәм районнарында 10 дискотека узды. Алар барлыгы 10 меңләп баланы колачлады. Бу эшне без быел да дәвам итәргә ниятлибез”, – диде Тимур Сөләйманов.
Диджеинг курсларында егет-кызлар татар һәм башка милли телләрдәге җырларны да заманчалаштыра. “Алар “БиЮ” дискотекаларында яңгырады һәм яңгыраячак. Бу – яшьләрне үзара аралаштыру, күңел ачтыру чарасы гына түгел, алар өчен кызыклы формалар ярдәмендә “Алдынгылар хәрәкәте” белән таныштыру. Һәм, әлбәттә, туган телләрдәге җырларны популярлаштыру”, – диде бу хакта Тимур Сөләйманов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез