Биектау районында җирле советта милли рухлы «Иллә» яңа туристик комплексы проектын тәкъдим иттеләр, ул Казаклар авылында, мари тайгасы чигендә урнашачак.
Кунаклар татар йортларына охшатып төзелгән уңайлы агро-отельләргә тукталып, гаилә аланнарында ял итә, милли ризыклар тәкъдим ителгән кафе һәм кулинария студиясе булган гастрономия мәйданына сыйлана алачак.
Комплекста«Су Буе» эко-паркы, зоопарк, тимерчелек остаханәләре, иҗади лабораторияләр һәм квест-зоналар булыр дип көтелә.
Проект район өчен мөһим үзәккә әверелер дип фаразлыйлар. Монда яңа эш урыннары барлыкка киләчәк, ул шулай ук кече бизнеска ярдәм итү һәм мәдәни мирасны саклауга да зур өлеш кертәчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез