Республиканың "Алдынгылар хәрәкәте" инициативасы белән Татарстанның төрле җирлекләрендә милли дискотекалар оештырыла башлады. Август башында «БиЮ» нең беренче бушлай дискотекалары Түбән Кама һәм Әлмәттә узды. Бу ялларда әлеге чара Саба һәм Биектау районнарында узачак.
Хәрәкәтнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, дискотекалар кичке 17.00 сәгатьтә башланып китәчәк. Популяр диджейлар чыгышыннан тыш, әлеге тур барышында төрле остаханәләр, спорт ярышлары һәм башка кызыклы чаралар үтәчәк. Әйтик, Сабадагы тур барышында өчпочмак ашау ярышы оештырылачак. Милли уеннар да көтелә.
Дискотекага керү бушлай. Оештыручылар шушы сылтама аша теркәлергә тәкъдим итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез