Татарстанда министр урынбасары дәүләт акчасын үзләштерүдә гаепләнә

Россия Тикшерү комитетының републикадагы идарәсе Татарстан гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Олег Степущенкога карата җинаятрь эше ачкан.

52 яшьлек түрә үз вәкаләтләреннән явызларча файдаланган һәм дәүләт акчасын әрәм-шәрәм иткән дип шикләнәләр.
Тикшерүчеләр фаралавынча, 2013-2019 елларда Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрылыгы коммерцияле ике ширкәт белән дәүләт килешүе төзегән.

Халыкка хәбәр итү системасының тавыш җайланмаларын урнаштырган өчен аларга 56,7 млн. сумнан артык акча түләнергә тиеш була. Хокук сакчылары фикеренчә, әлеге ширкәт вәкилләре министрлык вәкиле белән сөйләшеп, әлеге эшне техник таләпләрне үтәмичә башкара. Кыскасы, килешү шартлары бозыла. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында әлеге эшне кабул итеп алалар. Шулай итеп, республикада гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы булганда, халыкка ашыгыч хәбәр итү буенча комплекслы система тиешенчә әзер хәлдә булмый. Акча исә тотылган һәм үзләштерелгән.

Россия Тикшерү комитетының републикадагы идарәсе хәбәр итүенчә, министр урынбасарын тоткарлаганнар. Тикшерү эше дәвам итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре