Федераль иминлек хезмәтенең республика буенча идарәсе хезмәткәрләре Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы идарәсенең бүлек җитәкчесен тоткарлаганнар. Ул мошенниклыкта, вазыйфаи вәкаләтләреннән үз кесәсен калынайту максатында файдалануда һәм эшмәкәрлек эшчәнлегендә законсыз катнашуда шикләнелә. Бу хакта “Татар-информ” Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
Агентлык мәгълүматларына караганда, биредә сүз Илшат Әминов турында бара. Көч ведомствосы вәкилләре мәгълүматлары буенча, ул үзенә файда алу максатыннан коммерцияле структураларга ярдәм иткән. Нәтиҗәдә дәүләткә аеруча зур күләмдә зыян китерелгән.
 Әминовка карата җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта оператив-эзләү чаралары башкарыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез