Сервис даими теркәлү урыны буенча түгел, бәлки ил территориясендә үзең өчен уңайлы теләсә кайсы сайлау участогында тавыш бирү мөмкинлеге бирә. Сайлау көннәрендә теге яки бу шәһәр-районда калучылар, мәсәлән, студентлар, командировкага җибәрелүчеләр, сәяхәткә чыгучылар, гомумән, теркәлү урыннан вакытлыча китеп торучылар өчен кирәк бу.
«Мобиль сайлаучы» – сайлау системасының иң кирәкле сервисларыннан берсе. Ул кешегә, планнарын үзгәртмичә, тавыш бирү өчен үзенә уңайлырак участокны сайлау мөмкинлек бирә», – ди Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
«Мобиль сайлаучы» аша тавыш бирү өчен 3 августтан 14 сентябрьгә кадәр гариза тапшырырга мөмкин:
* Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша;
* Күпфункцияле үзәкнең теләсә кайсы офисында;
* территориаль сайлау комиссиясендә.
Моннан тыш 9-14 сентябрьдә участок сайлау комиссиясенә гариза тапшырып булачак.
Үзеңнең сайлау участогы адресын, сайлау турында мәгълүматларны, кандидатлар һәм сайлау берләшмәләре исемлеген Россия Дәүләт хезмәтләре портларында, Россия һәм Татарстан Үзәк сайлау комиссияләренең рәсми сайтларында табарга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез: көзен Татарстанда, гомумән, бөтен ил күләмендә тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау үткәрелә. Бер үк вакытта республикада 50 нче Биектау бер мандатлы сайлау округы буенча республика Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлау узачак. Шулай ук кайбер муниципалитетларда яшәүчеләр вәкиллекле җирле үзидарә органнарында бушап калган урыннарга депутатлар сайлаячак.
Тавыш бирү 3 көн – 18, 19 һәм 20 сентябрьдә узачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез