Продукция җитештерү күләме артса да, мөгезле эре терлек саны республикада 4 процентка кимегән. Бу турыда авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров еллык коллегиядә әйтте. Арту - нибары 11 районда (Минзәлә, Әтнә, Кукмара, Балтач, Саба, Мамадыш, Кайбыч, Мөслим, Питрәч, Алабуга, Чистай) гына.
- Кайбер районнарда мал саны болай да аз иде, җитмәсә, алар ел дәвамында терлек санын тагын шактыйга киметкән, - диде Марат Җәббаров.
Шәхси һәм фермер хуҗалыкларына килгәндә, узган ел алар 142 млрд сум продукция җитештергән. Ләкин терлек саны аларда да кими. Әйтик, узган ел шәхси хуҗалыкларда 8,8 мең сыерга кимеп, хәзерге вакытта 86,7 меңне тәшкил итә. Бары тик өч район гына (Бөгелмә, Мамадыш, Чистай) сыерлар санын арттыра алган.
- Бүген сөт базары яхшы тора, республикада уртача 36 сумны тәшкил итә. Бу узган ел белән чагыштырганда, 10 сумга күбрәк. Шуңа күрә терлек санын арттыру буенча чаралар күрергә кирәк. Күпчелек районнарда 36 сумга тапшыралар, тик кайбер районнар бу юнәлештә начар эшли. Бигрәк тә Иделалды (Апас, Кайбыч, Тәтеш, Чүпрәле, Буа районнары), - диде министр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез