«Россиядә хайваннарның йогышлы авырулары буенча хәлнең шактый начараюы сәбәпле, без бүген республика штабының чираттан тыш утырышын үткәрәбез», – дип билгеләп үтте ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов.
Ул авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләрен һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар хуҗаларын хайваннарны тотуның ветеринария-санитария нормаларын катгый үтәргә чакырды. Аерым алганда, аларны ябык режимда тотуны булдырырга, биологик саклауны тәэмин итәргә, транспорт чараларын дезинфекцияләргә, санитар үткәрү пунктлары эшен оештырырга, шулай ук терлекчелек комплексларына килүчеләрнең барысын да контрольдә тотарга кирәк.
«Муниципаль берәмлекләр башлыкларына терлекчелек объектларыннан кимендә 5 километр ераклыкта хайваннарны вакытлыча тоту (карантинга алу) урыны оештырырга кирәк», – дип белдерде Гарипов.
ТР Министрлар Кабинетының Ветеринария баш идарәсе җитәкчесе Тимур Галиев өстәп әйткәнчә, хайваннарның аеруча куркыныч һәм йогышлы авырулары республика икътисады өчен куркыныч тудыра, чөнки предприятиеләргә һәм хуҗалыкларга җитди матди зыян китерә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез