Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының өченче утырышында «Салым түләүченең күчемсез мөлкәт объектын сатудан керемен билгеләү өчен кулланыла торган киметүче коэффициент күләмен билгеләү турында»гы Татарстан Республикасы законы проекты карап тикшерелде.
Федераль закон нигезендә, 2025 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе субъектларына салым түләүченең күчемсез мөлкәт объектын сатудан керемнәре әлеге объектның кадастр бәясеннән кимрәк булган очракта, физик затлар керемнәренә салым салу максатларында салым түләүченең күчемсез мөлкәт объектын сатудан керем суммасын билгеләү өчен кулланыла торган киметүче коэффициентны 0,7 дән 1 кадәр арттыру хокукы бирелде. Депутатлар киметүче коэффициент күләмен арттыргуа бәйле закон проектын беренче һәм өченче укылышта кабул итү өчен тавыш бирде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез