Татарстанда моңа кадәр билгеле булмаган авыл табылган

Алексеевск-Әлмәт трассасының Чистай районына кергән өлешендә моңа кадәр билгеле булмаган авыл табылган. Бу хакта Татарстан Республикасының Мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитет сайтында хәбәр ителә.

Әлеге объектны «Татар Баганалысы, 1нче авыл» дип исемләгәннәр, чөнки һәйкәл Татар Баганалысы авылының төньяк-көнчыгыш өлешендә, 1,7 км ераклыктагына табылган. X-XIV гасырда Идел Болгарстанында урман кырыендагы чишмәләр янында төзелгән дип фаразлана. Документларда әйтелгәнчә, “өске өлеше шактый таушалса да, объект канәгатьләнерлек дәрәҗәдә сакланып калган, тикшерүләр алып бару өчен яраклы”.

Табылдыклар арасында Идел Болгарстанында җитештерелгән керамика калдыклары күп дип әйтелә. Шулай ук тимер кадаклар, пычаклар, йорт хайваннары калдыклары да табылган.

Документлардан күренгәнчә, торак җир урнашкан урын 198 гектарны тәшкил итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре