Болай булган. Кемдер оешманың стационар телефонына шалтыратып, үзен шәһәрнең башкарма комитеты хезмәткәре буларак таныштырган. Янгын куркынычсызлыгы һәм санитария нормаларының ни дәрәҗәдә үтәлүенә озакламый тикшерү уздырылачагы турында кисәтеп, таләпләрне җентекләп санап чыккан һәм комиссиянең килүенә җентекләп әзерләнергә киңәш иткән.
Шуннан соң кырыгалдар тикшерүчеләрне «лаеклы каршылау» өчен акча җыярга киңәш иткән. Оешма хезмәткәре, ике дә уйлап тормастан, әйтелгән сумманы аферистның банк картасына күчереп куйган.
Зыян күрүчеләр, алдануларын белеп алганнан соң, полициягә мөрәҗәгать иткән. Мошенниклык турында статья буенча җинаять эше кузгатылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез