Алар иминият акчасын алу өчен шундый адымга барган. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре Бөгелмәдә 19 яшьлек кызның үз фатирында караватка ут төртүенә бәйле хәлгә ачыклык керткәннәр. Моңа мошенникларның гаепле булуы билгеләнгән, дип яза «Челнинские известия».
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре ачыклаганча, кызны инде август аеннан ук алдый башланганнар. Үзен Сергей дип таныштырган берәү мессенджер аша, имештер, аның исеменә кредит алынуы турында хәбәр иткән. Аферист, куркытып, кызны «Госключ» системасы аша ялган документларга кул куярга мәҗбүр иткән һәм банк счетларына кергән.
Соңыннан мошенник, янәсе, иминият акчасын алу мөмкинлеге тудыру өчен, фатирына ут төртүне таләп иткән. Кыз таләпне өлешчә генә үтәгән. Шуннан, үзендә көч табып, полициягә мөрәҗәгать иткән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез