Газетага язылу

Татарстанда мошенниклар 71 яшьлек ир-атны саклык акчасыннан, машинасы, торагыннан мәхрүм иткән

Бөгелмәдә яшәүче 71 яшьлек ир-ат, мошенниклар тозагына эләгеп, барлык саклык акчасыннан, машинасы һәм торагыннан мәхрүм калган. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәренә караганда, ул барлыгы 27 миллион сумлык зыян күргән.

Җинаятьчеләр гадәттәгечә эш иткән. Узган елның октябреннән декабренә кадәрге чорда әлеге ир-атка Федераль иминлек хезмәте җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре исеменнән шалтыратып торган. Аферистлар пенсионерны, имештер, федераль эзләүдәге кешенең счетына акча күчерүенә ышандырган. Шул рәвешле мошенниклар башта саклык акчаларын кулга төшергән.

Берникадәр вакыттан соң пенсионерның хатынын да шул рәвешле алдаган. Соңыннан җинаятьчеләр гаилә парын Toyota RAF4 автомобилен сатарга, Бөгелмә һәм Казандагы фатирларын залогка салырга күндергән.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре