Газетага язылу

Татарстанда мошенниклар ике пенсионерны үзләренә хезмәт итәргә мәҗбүриләгән

Эчке эшләр органнары сим-боксларны әйләнештән алу буенча берничә җинаять эше ачыклаган. Мошенниклар әлеге җайланма ярдәмендә берьюлы күпсанлы сим-карталар белән идарә итә һәм йөзләгән кешене алдый.

– Ел башыннан республикада 50 дән артык сим-бокс һәм 5 меңнән артык сим-карта әйләнештән алынды. Сим-боксларның берсе генә дә көнгә уртача 5 меңгә кадәр шалтырату ясый ала. Мондый эшкә, гадәттә, яшьләрне җәлеп итәләр. Тик соңгы вакытта мошенниклар ешрак өлкән яшьтәгеләрне дә тарта башлады, – ди Татарстан Эчке эшләр министрлыгының бүлек башлыгы Раил Куряков.

Берничә мисал. Казанның Юдино бистәсендә яшәүче пенсионер хатын, мошенник-кураторы күрсәтмәсе буенча, алдарак искә алган җайланма администраторы булырга ризалаша. Интернеттан актив кулланучы буларак,  ул элегрәк үзе дә берничә тапкыр мошенниклар хәйләсенә эләккән. Соңгы очрактан соң кырыгалдарлар аңа акчасын кире кайтарырга тәкъдим итә. Тик моның өчен сим-бокс урнаштырырга һәм аны карап-тикшереп торырга кирәк була. Көн саен 7000 сум акча түләргә вәгъдә итәләр. Пенсионер хатын посылка белән килгән җайланманы мошенниклар арендалаган фатирга алып барып урнаштыра, көн саен барып күз-колак булып тора. Шунда фатир янында тоткарлыйлар да апаны. Тентү барышында фатирда меңнән артык сим-карта табылган.

Узган атнада Казанның Совет районында яшәүче җитмеш өч яшьлек хатын-кызның шәхси мәгълүматларын алганнар, яный башлаганнар. Нәтиҗәдә, төрле адреслар буенча йөреп, башка пенсионерларның акчасын алырга күндерәләр аны. Чын шпион сериалы диярсең. Куратор кушуы буенча, конспирация өчен апаң вакыт-вакыт өенә кайтмаган, кунакханәдә кунгалаган. Кыска гына вакыт эчендә Казанда, Чаллыда 4 кешедән акча алган, 4,5 миллион сум акча җыярга өлгергән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре