Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетнең 62 яшьлек әтисе мошенниклар корбанына әйләнгән. “Татар-информ” Татарстан прокуратурасы мәгълүматларына таянып язганча, аферистлар өлкән яшьтәге ир-атны 1,2 миллион сум акчасын “имин счетка” күчерергә күндергән.
Суд, Казанның Идел буе районы прокуратурасы ярдәмендә, Пермь краенда яшәүче дропперга (урланган акчаны күчерү өчен үзенең банк картасын биргән кешене дроппер дип атыйлар) урланган акчаны хуҗасына кире кайтару бурычын йөкләгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез