Газетага язылу

Татарстанда мошенниклар улы СВОда үлгән ананы алдап, миллионнарын урлаганнар

«Коткаручылар » Чаллыда яшәүчене 3,7 миллион сумга алдаган, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы телеграм каналда.

Мошенниклар бер атна эчендә 70 яшьлек хатын-кыздан 4 миллион сумга якын акча урлаганнар.

Бу хәл ялган компенсация белән башланып, барлык акчаларны яшерен курьерга тапшыру белән тәмамланган.

Гыйнвар уртасында хатын-кызга шалтыратып, үзен дәүләт органы хезмәткәрләре дип таныштырганнар һәм аңа СВОда һәлак булган улының әнисе буларак, компенсация каралуы турында әйткәннәр. Шул сылтау белән алар аның шәхси мәгълүматларын алганнар. Бераздан үзләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштырып, аны алдаулары һәм аның исеменә кредит рәсмиләштерергә җыенулары турында әйткәннәр.

Нәкъ менә шуңа күрә аңа ашыгыч рәвештә бөтен акчасын җыярга, пакетка төрергә, аны скотч белән урап, барысын да курьерга тапшырырга кирәклеген әйткәннәр. 70 яшьлек пенсионер барлык шартларны үтәп, акчаларын килешенгән урында көтеп торган ят кешегә биргән. Өйгә кайткач пенсионер үз миллионнарын кайтару буенча яңа күрсәтмәләр көтә башлаган, ләкин «коткаручылар» белән элемтә өзелгән.

Зыян күрүче ярдәм сорап полициягә мөрәҗәгать иткән. Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта җинаятьчеләрне эзләү һәм тоткарлау буенча оператив чаралар үткәрелә. Билгеле булганча, мошенниклар Иркутск өлкәсендә һәм Татарстанда теркәлгән номерлардан шалтыратканнар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре