Татарстанда муниципаль депутатларга кандидатлар күрсәтү тәмамланды. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев «Сайлау ноктасы» мәгълүмат үзәгендә узган брифингта шулай дип белдерде, дип яза Татар-информ.
Муниципаль сайлауларда (анда барлыгы 7,5 мең депутат сайланачак) 11,4 мең кеше үзен кандидат итеп күрсәткән. «Бердәм Россия»дән – 5,5 меңгә якын, «Яңа кешеләр»дән – 1,5 мең, ЛДПРдан – 510, КПРФтан – 465, «Гадел Россия»дән – 353 кандидат. Шулай ук 105 кеше – «Россия коммунистлары»н, 67 кеше – «Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе»н, ә 15 кеше – «Зеленые» экологик партиясен, бер кеше «Яблоко» партиясен тәкъдим итә.
Моннан тыш, сайлауда «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәтеннән 160 кандидат катнаша, 2,6 мең кандидат үзен-үзе күрсәткән.
Татарстанда бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, ТР Рәисен, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны һәм 18нче Мәләкәс бермандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.
Татарстан Рәисен сайлауда кандидат буларак теркәлү өчен Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Руслан Йосыпов (ЛДПР), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») һәм Хафиз Миргалимов (КПРФ) республика Үзәк сайлау комиссиясенә документларын тәкъдим итте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез