Газетага язылу

Татарстанда Муса Җәлил премиясен бирү шартларын үзгәрткәннәр

Республикада Муса Җәлил премиясен бирү шартлары үзгәртелгән. Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән Министрлар Кабинеты карарына кул куйган.

Указ нигезендә премия турында нигезләмәгә кертелгән үзгәрешләр буенча, хәзер ул цирк сәнгате, фән, мәгариф, тәрбия һәм яшьләр эшмәкәрлеге өлкәсендәге казанышлар өчен бирелмәячәк.
Шул ук вакытта премия күләме үзгәрешсез калган (200 мең сум). Элеккечә үк, ике елга бер тапкыр дүртәр лауреат билгеләнәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре