Татарстанда Алдынгылар хәрәкәте символы – Барлас исемле нәни барс хикәяләрнең төп героена әйләнгән. Ул сабыйларга таныш булган төрле хәлләргә юлыгып, алардан чыгу юлын табарга өйрәнә. Китаплар укырга-язарга өйрәнеп килүче мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен билгеләнгән.
«Үзем укыйм» сериясендәге китаплар гади тел белән язылган. Кечкенә генә бу китапчыкларны бала үзе үк укып чыга ала. Балаларга алар төрле хәлләрдә – ялгыз өйдә калганда, эсседә урамда йөргәндә, җәмәгать транспортында барганда, таныш түгел кешеләр белән очрашканда нәрсәләр эшләргә икәнен сак кына аңлата.
Җыелмага җиде китап кергән. Авторы – шагыйрә һәм тәрҗемәче Йолдыз Миңнуллина. Иллюстрацияләрен Ольга Покалева иҗат иткән.
Китаплар республиканың татар телендә эшләүче балалар бакчаларына бушлай таратыла. Инде гыйнвар аенда ук сатуга чыгачак.
Проектны, Татарстан Рәисе карамагындагы Телләр комиссияләре ярдәмендә, республиканың Алдынгылар хәрәкәте һәм «Юлбасма» нәшрияты гамәлгә ашыра.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез