Бүген судта Чаллы наркология диспансерының баш табибы 43 яшьлек Рамил Саттаровка карата чикләү чарасын сайлау турында тикшерүче үтенечнамәсе каралачак. Бу хакта “Челнинские известия” яза.
Аны кичә – 8.30 сәгатьтә эш бүлмәсендә тоткарлаганнар. Шәһәрнең наркодиспансеры җитәкчесе хезмәт урынында рәсми документларга белә торып ялган мәгълүматлар кертүдә һәм бюджеттан дүрт миллион сумга якын акча урлауда шикләнелә. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ул “үле җаннарны” эшкә урнаштырган. Көч структуралары июнь аеннан бирле тикшерү алып барган.
Саттаров Чистайда туган. 2005 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаган. 2007 елдан республика наркология диспансерында табиб-психиатр һәм бүлек мөдире булып эшләгән. 2016 елның июнендә наркодиспасерның Чаллыдагы филиалына баш табиб итеп билгеләнгән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез