Татарстанда никахлашучылар да, аерылышучылар да кимегән

Быел 7 айда Татарстанда никахлашучылар да, аерылышучылар да кимегән.

«Татарстанстат» мәгълүматларына караганда, гыйнвардан июльгә кадәрге чорда барлыгы 12 213 никах теркәлгән. Туйлар саны узган елның шушы ук чорындагыга караганда 462 гә (3,6 процентка) кимрәк булган дигән сүз бу. Шул ук вакытта 7729 пар аерылышкан. Әлеге сан да узган елның 7 аендагыга караганда 666га (8 процентка) кимрәк.

Шулай итеп, республикада никахлар саны – бер мең кешегә 5,5 күрсәткеченнән 5,2 гә (5,5 процентка кимегән), аерылышулар саны  3,6 күрсәткеченнән 3,3 кә (8,3 процентка кимегән) калган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре