Газетага язылу

Татарстанда нинди кышкы чаралар узачак?

Балтачта «Чана шуу» фестивале, Теләчедә киез итекле хоккей турниры, Алабугада аталар һәм балалар ярышы узачак.

Татарстанда нинди кышкы чаралар узачак?
Татар информ

Хөкүмәт йортында узган брифингта Спорт, Яшьләр, Мәгариф һәм Мәдәният министрлыклары җитәкчеләре кышын узачак спорт чаралары турында сөйләде.

 

Чана, чаңгылар, сез әзерме?

 

Республикада кышын узасы төп ярышларның берсе – чаңгы узышлары буенча Россия Кубогының VI этабы. Ул 15–18 гыйнварда Казан читендә урнашкан Тынычлык бистәсендәге чаңгы-биатлон комплексында узачак. Турнирда илнең төбәкләрдән иң яхшы чаңгычылар катнашачак.

– Без Татарстан спортчылары Александр Большунов, Сергей Ардашев, Вероника Степанова һәм башкаларның катнашуын көтәбез. Башкала халкын һәм кунакларны ярышларга чакырам. Тамашачыларны мавыктыргыч ярышлар, яңа рекордлар гына түгел, кызыклы вакыйгалар да көтә, – диде спорт министры Владимир Леонов.

 

Чаңгы сезоны

 

2026 елда Казанда биатлон буенча ил беренчелеге узачак. Әмма зуррак ярышлар оештыру теләге дә бар.

– Бүген «Тынычлык» бистәсендәге комплекс ярышлар уздыру өчен тулысынча әзер. Ел башында узачак Россия беренчелеге безнең өчен сынау булачак, – дип белдерде Владимир Леонов.

Кышкы ялда халык тау чаңгысы курортларына барырга ярата. Татарстанда берничә комплекс эшли. Шулар арасында иң танылганнары – Югары Ослан районындагы «Свияжские холмы», Кукмара районындагы «Медная гора» һәм Әлмәт районындагы «Ян». Бәйрәмнәр тимераякта шумыйча үтмәячәк. Яңа ел бәйрәмнәрендә республиканың барлык районнарында да андый урыннар оештырылачак. Мәсәлән, Алабуга районында якын көннәрдә ачык һавада берьюлы 2 шугалак ачылачак. Сүз уңаеннан, Казанда тимераякта шуу урыннары 105 урында оештырылачак.

Чаңгы спортына да игътибар зур. Чаңгы сезонын ачу республиканың берьюлы берничә районында планлаштырылган. 21 декабрьдә Чаллыда чемпионат һәм шәһәр беренчелегенең беренче туры узачак. 27 декабрьдә Нурлат районының «Ак Барс» спорт үзәгендә яшь төркемнәре буенча төрле ераклыкка ярышачаклар. Чаңгы ярышлары Зәй, Минзәлә, Саба, Әгерҗе, Яшел Үзән, Бөгелмә һәм башка районнарны чикләп үтми.

Командалы уеннарны яратучыларны хоккей һәм турнирлар көтә. Тукай районының Мәләкәс авылында белем бирү оешмалары командалары арасында Яңа ел турниры, Алабуга районында исә аталар һәм балалар командалары арасында матч, ә Теләче районында 28 декабрьдә авыл җирлекләре командалары арасында итекле хоккей турниры оештырмакчылар.

Чана шуарга яратучыларны исә Балтачка чакыралар. 1 гыйнварда – «Чана шуу» фестивале, ә 2 гыйнварда оешмалар арасында бизәлгән чаналарда ярышырга җыеналар.

 

Яшьләрне тик тотмыйлар

 

Әлмәттә шашка турниры, Менделеевскида чаңгы ярышлары, эстафета, Казанда «Экстрим-парк»та брейкинг буенча ярыш, Чаллыда «УрамДа» футбол, хоккей турнирлары... Яшьләр министры Азат Кадыров исә яшьләр өчен оештырылачак чаралар белән таныштырды.

– Республиканың 31 районында 226 яшьләр (үсмерләр) клубы эшли. Ел саен алар 17 меңнән артык чара оештырып, 400 меңгә якын кешене җәлеп итә. Яңа ел каникулына 200 дән артык чара әзерләдек, – диде ул.

Билгеле, кышкы каникулда саклык чаралары да, пиротехника куркынычсызлыгына бәйле акцияләр дә планлаштырыла.

 

Каникул җиткәндә

 

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина тагын ике атнадан укучыларның кышкы каникулы башлануын искә төшерде. Быел аны 31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр үткәрү тәкъдим ителә. Билгеле, бу чорда укучылар да төрле спорт ярышларына кушыла ала.

– Кышкы каникул вакытында Әлмәт, Кайбыч, Чистай районнарында 32 мәктәп яны лагере эшләячәк. Анда 865 бала ял итәчәк. Алар арасында әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучы 87 үсмер дә бар. Ялларда республиканың барлык районнарында 2500 дән артык чара үткәреләчәк. Алда матур һәм имин каникул көтсен, – ди Алсу Әсәдуллина «ВТ» хәбәрчесенә.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.


 

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре