Россия Пенсия фонды кайсы очракларда иминият пенсиясе яки социаль пенсия билгеләүдән баш тартырга мөмкин булуларын аңлаткан.
Иң элек шуны билгеләп үтәргә кирәк: фәкать тиешле хезмәт стажына ия булучылар гына иминият пенсиясе алуга хокуклы. Социаль пенсия исә стаж җитмәгән очракта билгеләнә. Мәҗбүри шартларның берсен генә булса да үтәмәү иминият пенсиясен билгеләүдән баш тартуга нигез булып тора. Беренчедән, рәсми эш стажы 15 елдан кимрәк тәшкил итсә, икенчедән, пенсия баллы 30 индивидуаль коэффициенттан кимрәк булса, иминият пенсиясе билгеләнми.
Шулай ук пенсия яшенә җитмәү баш тартуга нигез булып тора. Ир-атлар өчен бу акрынлап 65 яшькә кадәр күтәреләчәк, Хатын-кызлар өчен – 2028 елда 60 яшь булачак. Күпфункцияле үзәк яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша Пенсия фондына вакытында гариза тапшырмау да пенсия билгеләүдән баш тартуга китерә. Гаризаны пенсия яшенә җиткәнче кимендә 1 ай кала тапшырырга кирәк.
Чит ил гражданнарына килгәндә, аларга яшәү срогы буенча өстәмә таләп куела. Социаль пенсия алу өчен Россиядә кимендә 15 ел яшәргә кирәк.
Тапшырылган документларда хаталарның ачыклануы исә пенсия билгеләүне туктатып торуга китерә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез