«Республикада 4 ноябрьдә төнлә тәүге тапкыр шактый күп кар явачак. Шуннан соң 7 ноябрьгә кадәр аз-маз кар төшеп торачак. Гомумән, бу чорда һәр көн саен диярлек урыны белән кар явачак. Чәршәмбе – 5 ноябрьдә карлы яңгыр көтелә», – дигән ул.
Шул ук вакытта беренче декада азагында, кар туктап, республикада ике көнгә кояшлы һава урнашачагы фаразлана.
«Айның икенче декадасында кар көтелми, әмма яңгырлы кар булырга мөмкин», – дип басып ясап әйткән синоптик.
Александр Ильин сүзләренә караганда, ноябрьнең беренче декадасында һава температурасы нормадан 1-1,5 градуска югарырак булачак.
«Ноябрьнең беренче көннәрендә һава температурасы көндез +2...+5 градус тәшкил итәчәк. 3 ноябрьдән башлап, көндезге температура 0...-1 градуска кадәр төшә. Сишәмбе һәм якшәмбе – 4 һәм 5 ноябрьдә көндез +5...+7 градуска кадәр булачак. 6 ноябрьдән төньяк-көнчыгыштан салкын һаваның үтеп керүе көтелә. Шул сәбәпле көндез -1...-3 градуска кадәр суыта. Көндезге сәгатьләрдә минуслы температура беренче декада азагына кадәр сакланачак», – дип билгеләп үткән Ильин.
Әмма ноябрьнең икенче декадасы башында янә көндез 0...+3 градус көтелә. “Ноябрьнең бу чоры өчен шактый ук югары температура бу”, – дип йомгак ясаган сүзенә синоптик.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез