Татарстанда Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләргә түләү күләме арта

Киләсе елның 1 гыйнварыннан Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләргә бер мәртәбә түләнә торган акча күләме 2,2 млн сумга кадәр артачак. Бу хакта “Татар-информ” яза. Бу акчаның 1,5 млн сумын Татарстан Хөкүмәте түли. 400 мең сумы – Оборона министрлыгыннан, тагын 300 мең сумын республиканың район һәм шәһәрләре түли.

Билгеле булганча, бу түләү контрактны Татарстан территориясендә төзегән һәркемгә каралган. Башка төбәкләрдә һәм чит илләрдә яшәүчеләр Татарстанга килеп контракт төзегән очракта, аны рәсмиләштерү вакытында яшәү һәм юлда йөрү чыгымнарын республика каплаячак. Исегезгә төшерәбез, Оборона министрлыгы белән контрактны Казандагы “Батыр” үзәгендә төзергә була.

Республиканың бурычы – зур күләмдә акча түләү, хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә барлык мәсьәләләрдә ярдәм күрсәтү, алгы сызыкта көрәшүче егетләрне бар яклап тәэмин итү. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәрвакыт әйтә. Бер тапкыр түләнә торган акчаның күләмен быелның сентябрендә арттырганнар иде.

Әлеге бер мәртәбә бирелә торган түләүдән тыш, махсус хәрби операциядә катнашучылар 210 мең сумнан башлап айлык түләү ала. Моннан тыш, 2025 елдан Татарстанда хәрбиләр һәм аларның гаиләләренә дә ярдәм чараларын арттырмакчылар.

Оборона министрлыгы белән контракт төзегәч түләнәсе акча һәм ташламалар турында «Батыр» үзәге сайтында «Забота о своих» порталында тулырак мәгълүмат табарга мөмкин.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре