Документ нигезендә, берьюлы өч һәм күбрәк бала туганда гаиләгә бер тапкыр бирелә торган түләү күләме хәзер 100 мең сум тәшкил итәчәк.
Моңа кадәр һәр балага 10ар мең сум билгеләнгән, ягъни өч игезәк балага 30 мең сум бирелгән. Яшь ярымга кадәрге өч һәм күбрәк игезәк бала тәрбияләүче гаиләләргә айлык түләү күләме дә үзгәртелгән. Хәзер ул һәр сабыйга Татарстанда билгеләнгән балалар өчен яшәү минимумы күләмен (түләү билгеләүне сорап мөрәҗәгать итү датасына) тәшкил итә. Моңа кадәр һәр балага пособие күләме 1 мең сум булган.
Бер мәртәбә бирелә торган түләү, шулай ук айлык пособиеләр гаиләнең федераль һәм республика норматив актларында каралган башка социаль ярдәм чараларына хокукына бәйсез рәвештә түләнә. Айлык түләү күләмен яңадан исәпләтү өчен гариза тапшырырга кирәкми. Указга 8 сентябрьгә кул куелган. Ул быел 1 гыйнвардан килеп чыккан хокукый мөнәсәбәтләргә кагыла.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез