Газетага язылу

Татарстанда өч йөзгә якын үзмәшгуль түләүле «больничный» алу хокукына ия булган

Татарстанда 288 үзмәшгуль ихтыяри социаль иминият программасына (ел башыннан гамәлдә булып килә) кергән.

Программада катнашу вакытлыча эшкә яраксызлык буенча түләү алу, шул исәптән чирләп киткән баланы карау өчен “больничный”га чыгу мөмкинлеге бирә.

Программада катнашу өчен Россия Социаль фонды сайтында теркәлеп, иминият суммасын (елына 35 мең яки 50 мең сум) сайлап алынган һәм иминият кертемнәрен түли башларга кирәк. Кертем күләме сайлап алынган иминият суммасының 3,84 процентын тәшкил итә. Аны берьюлы бер елга яки һәр ай саен түләргә мөмкин.

“Больничный” алу хокукы исә еллык кертемне түләгәннән соң 6 ай узгач, яки ярты ел дәвамында айлык кертемнәрне өзлексез түләп барганнан соң барлыкка килә. Пособие күләме иминият стажына һәм программада катнашу срогына бәйле.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре