3 декабрьдә төнендә Менделеевск каласында 38 яшьлек хатын-кыз һәм аның 19 һәм 2 яшьлек ике баласының мәетләре табыла. Татарстан буенча Эчке эшләр министлыгының матбугат хезмәте хәбәренә караганда, полиция хезмәткәрләре тиз арада шикле кешене тоткарлый алган.
Үтерелгән хатын-кыз белән яшәгән 41 яшьлек ир-ат көнчелек аркасында элеккеге хатынына, 2 яшьлек улына һәм 19 яшьлек үги улына пычак белән кадаган. 12 яшьлек тагын бер малай качып өлгерә алган. Хәзерге вакытта бу вакыйга буенча тикшерү эше бара.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез