Татарстанда өч сәгатьтән соң «пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы алынды

Татарстанда «пилотсыз һөҗүм итү куркынычы» режимы гамәлдән чыгарылды. Мәскәү вакыты буенча 09:45 сәгатьтә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы үз кушымтасы аша режимны бетерү турында хәбәр итте.

«Игътибар! Татарстан Республикасы территориясендә «пилотсыз һөҗүм итү куркынычы» режимы алынды», – дип хәбәр ителә рәсми кушымтада.

«Пилотсыз һөҗүм итү куркынычы» режимы Татарстан Республикасы территориясендә 06.43 сәгатьтән игълан ителгән иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре