Газетага язылу

Татарстанда өченче атна рәттән бензин кыйммәтләнә

Татарстанда өченче атна рәттән бензин кыйммәтләнә. 7-13 апрель көннәрендә АИ-92, АИ-95 һәм дизель бәяләре артты. Бу хакта Росстат мәгълүматлары сөйли.

Узган атнада АИ-92 бәясе 62,06 сумнан 62,20 сумга күтәрелде. АИ-95 хәзер 65,75 сум урынына 65,97 сум тора. Дизель ягулыгы 11 тиенгә артты – 72,78 сумга кадәр. АИ-98 һәм аннан югарырак бәясе генә үзгәрмәде: һаман да 89,67 сум.

30 марттан 6 апрельгә кадәр АИ-92 61,82 сумнан 62,06 сумга, АИ-95 – 65,52 сумнан 65,75 сумга күтәрелде. АИ-98 һәм дизель дә артты, әмма бик аз гына: беренчесе – 89,63 сумнан 89,67 сумга, икенчесе – 72,60 сумнан 72,67 сумга.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре